Бөтенроссия халык санын алу башланырга бер атнадан артык вакыт калды. Аның төп этабы 15 октябрьдә башлана һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Быелгы халык санын алуның үзенчәлекләре нәрсәдә? Хәбәрчебез кызыксынды.
Әзерлек эшләре төгәлләнде. 15 октябрьдән Россиянең һәр кешесе Бөтенроссия халык санын алуда катнаша ала. Бу чараны үткәрүгә Татарстанда 8 мең биш йөздән артык кеше җәлеп ителә. Алар — исәпкә алучылар, контролерлар һәм волонтерлар. Стандарт мәгълүматлардан тыш, кешеләрдән белем, мәшгульлек, нинди милләттән булуын сораштыралар.
Исәпкә алуны өч ысул белән узарга мөмкин: дәүләт хезмәтләре порталы аша, онлайн-исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутырып, стационар исәпкә алу участокларына, шул исәптән күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп, ә халык санын алуда мөстәкыйль узмаган кешеләрне исәпкә алучылар билгели. Исәпкә алучыларның җитмеш проценттан артыгы коронавирустан вакцина ясаткан яки ковид белән чирләгән инде.
Исәпкә алуда катнашуны раслау өчен респондентларга исәпкә алу кәгазьләрен тутырганнан соң, алынган КУАР-кодны күрсәтергә кирәк. Россия халкы беренчел нәтиҗәләрне декабрь аенда ук белә ала. Ахыргы нәтиҗәләргә киләсе елның декабрендә йомгак ясыйлар.
…Диана Дасаева, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.