Казанда электр самокатлары сезоны башланды. Кечкенә генә транспорт булса да, ул елдан-ел зуррак бәхәсләр уята, хәтта электр самокатларында йөрүне тыю турында тәкъдимнәр дә бар. Чөнки алар катнашында күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән.
Яз җитү белән, Татарстан башкаласында кабат электр самокатларын арендага алу турындагы хәбәр таралды.
блицы
Яңа сезонда Казанда парковка урыннары 500 гә җитте. Бу узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Ә менә самокатларда йөрү тизлегенә чик куелды.Ул шәһәрнең барлык урыннарында сәгатенә 10 чакрымнан артмаска тиеш.
җәяүлеләр юллары буенча самокатлар хәрәкәте, нинди тизлектә булуга карамастан, җәяүлеләр өчен куркынычлы. Юл йөрү кагыйдәләрен тамырдан үзгәртергә кирәк.
Электр самокатларында йөргәндә имгәнү очраклары булуны да онытмаска кирәк. Самокат йөртүчеләр катнашындагы аварияләрне даими теркиләр. Шуңа күрә ике көпчәкле транспортны транспорт чараларына тиңләү турында фикер алышулар тынмый.
арендага самокат алган кеше милек һәм кешеләр иминлеге өчен җаваплылык тотарга тиеш.
Узган ай ахырында, кайбер МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары Югары судның шәхси эш турындагы карарыннан чыгып, электр самокатларын транспорт чараларына кертергә ашыкты.
Тик Россиянең хокукый системасы әлегә самокатлар буенча карар чыгарырга вәкаләтләр бирми. Быел самокатта йөрү кагыйдәләре, чикләүләр белән булса да, элеккечә кала.
Вадим Струминский, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.