Киләсе сюжет геройлары сәламәтлек үзенчәлекләренә ия, авырлыкларга карамастан, алар инде ярты гасыр бергә. Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә ирле-хатынлы Самойловлар 50 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Мендельсон маршы астында алар тантаналы залда, традиция буенча мактаулы юбилярлар китабына имза куя.
Алар ярты гасыр бергә, бер-берсен яратуларын, ышанычлы һәм тугрылыклы булуларын даими исбатлый. Гаилә тарихы мәктәп эскәмиясеннән башлана
Язмыш аларны төрле шәһәрләргә илтә, ләкин аралашу туктамый: бер-берсенә хатлар язалар һәм кунакка йөрешәләр Укуны тәмамлагач, күптән көтелгән туйларын уздыралар.
Сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, актив тормыш алып баралар. Алар саңгыраулар җәмгыятенең үзешчән сәнгать осталары, чын артистлар, 40 елдан артык сәхнәдә. Балалары да, оныклары да әти-әниләре эзләреннән бара.Кызлары русча ишарәләр теленнән тәрҗемәче, ә оныгы Полина өстәмә белем бирү педагогына укый.
«Алтын» туй көнендә Яшел Үзән ЗАГСына Самойловларны котларга бөтен Россиядән дуслары туганнары килә. Алар юбилярларга җылы һәм күңелле теләкләр җиткерә, ә ЗАГС хезмәткәрләре гаиләгә Яшел Үзән районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшыра.
Матур традиция буенча Самойдовла мактаулы юбилярлар китабына имза куйдылар, 50 ел элек кебек үк, «Әче сүзе» яңгырады!
Авырлыкларны бергәләшеп җиңеп була бу искиткеч пар — шунын үрнәге булып тора.
Әдилә Мөхәммәтшина, Людмила Денисова, Александр Фёдоров, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.