1 декабрьдә физик затларның күчемсез милеккә, җиргә, транспортка 2020 ел өчен салымнар түләү вакыты тәмамлана. Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфир тапшыруы салым түләүдәге яңалыкларга, ташламаларга, салым белешмәләрен җиткерү формаларына багышланды.
5 санлы районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин барысы турында да тәфсилләп сөйләде, салымнарны түләүдә тыңлаучыларны борчыган катлаулы сорауларга җаваплар бирде. Студия кунагыннан без дә телевизор караучыларны кызыксындырган кайбер сорауларга җаваплар алдык.