“Салымыңны түлә дә – тыныч йокла!” Салым инспекциясе белгечләре әлеге әйтемне еш кулланалар. Милек, фатир өчен салымны вакытында түләүчеләр өстәмә пени түләүдән дә азат. Гадәттәгечә, быел да салымнар түләү 1 декабрьдә тәмамлана. Димәк, вакыт бик аз калды.
Шулай да салым түләве буенча кайбер кешеләрдә сораулар кала әле. Кемнәр салымнан азат ителә, машинага, җир кишәрлегенә салым ничек билгеләнә? Татарстан радиосының чираттагы иртәнге туры эфир программасында, 5 нче санлы район-ара салым инспекциясе җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин, шушы һәм башка сорауларга җавап бирде, салым түләүдәге яңалыкларга тукталды, безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте. Бүгеңге актуал әңгәмә кунагы Мөнир Шәйдуллин.
Титр Мөнир Шәйдуллин 5 нче санлы районара салым инспекциясе җитәкчесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы
-Хәерле иртә, Мөнир Әмирович! Пандемия салым органнары эшенә нинди үзгәрешләр кертте?
-Салым квитанцияләрен әлегә кадәр алмаучыларга нишләргә, һәм кайда мөрәҗәгать итәргә була ?
-Ә шәхси кабинетлары булмаган кешеләр салымны интернет аша түли аламы?
-Чит төбәкләр, эйтик Башкортостаннан, Мәскәүдән салым квитанцияләре килә калса, нишләргә? Мошенниклар тозагына эләгү куркынычы юкмы?
-Салымнар буенча сораулар туса, бердәм телефон линиясе эшлиме һәм аңа ничек шалтыратып була?
-Милек салымнарын түләүдән кемнәр азат ителә?
-Мөнир Әмирович, әңгәмәгез өчен рәхмәт!