Физик, юридик затлардан салым җыюда нинди яңалыклар бар? Узган елгы табышлар өчен салым Декларацияләрен тутырып тапшыру вакыты кайчан тәмамлана? Көнбатыш санкцияләренә бәйле рәвештә салым органнарында ачылган ситуацион үзәкләр нинди бурычларны хәл итә?
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры шушы актуаль мәсьәләләргә багышланды. 5 нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин салым түләү буенча тыңлаучыларны борчыган сорауларга аңлатма бирде. Без дә студия кунагының кайбер көнүзәк сорауларга җавап бирүен сорадык.