Салым ул мәдәниятле, алга киткән илдә яшәү өчен түләнә торган бәя, дигән бер акыл иясе. Бу бәя ничек билгеләнә, аны быел арттырмадылармы, салым ташламалары кемнәргә тиешле? Әлеге hәм башка сорауларга җавап бирү өчен без бүген студиягә чакырдык.
-Хәерле көн, Мөнир әфәнде. Бу дөньяда ике нәрсәдән котылу чарасы юк-үлемнән hәм салымнардан. Бу урында телевизор караучыларга гадәти кешеләрнең, сез аларны физик затлар дип атыйсыз, нинди салымнар түләргә тиешлеге турында искәртеп китсәгез иде