Татарстанлыларны салымнарны түләргә чакыралар, моны 1 нче декабрьгә кадәр эшләргә кирәк. Узган ел өчен физик затларга милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә кирәк.
Салым инспекциясеннән хатлар сентябрь башыннан октябрь азагына кадәр почта аша җибәрелә. Салым түләүчеләр аны компьютер яки телефон аша “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинетына кереп тә күрә һәм түли ала.