Казан халкы һәм кунаклары өчен Россия көненә бай бәйрәм программасы әзерләнде.
Шәһәр кешеләрен уеннар, флешмоблар, патриотик акцияләр, шулай ук Татарстанның иҗат коллективлары, республиканың атказанган артистлары Айдар Галимов һәм Россия эстрадасы йолдызлары – җырчы Максим һәм Андрей Державин катнашында зур концерт була. Бәйрәм кичке 10 да салют белән тәмамлана.
***
Бәйрәмгә бәйле рәвештә «Татарстан почтасы» пенсия алучыларга график үзгәрүен искә төшерә.
12, 13 һәм 14 июнь көннәре ял булу сәбәпле пенсияне бүген үк алырга мөмкин.