Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 3 нче декабрьдә 123 ел тула. Аның образлы, бай эчтәлекле, ачык яңгырашлы инструменталь әсәрләре тиз арада халык өчен аңлаешлы, күңелгә якын музыка булып таныла. Аның иҗаты, аңа багышланган чаралар хакында Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.