«ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татмедиа JUNIOR» («Яшь Татмедиа») проектын тормышка ашыра.
Әлеге проект кысаларында Казанның һәм Татарстан районнарының төрле мәйданчыкларында балалар өчен концерт оештыру каралган. Шундыйларның берсе белән хәбәрчеләребез дә танышып кайтты.
Проект кысаларында балалар өчен YouTube каналда татар телендә тематикасы ягыннан төрле булган, төрле яшьтәге аудитория өчен видеолар әзерләнә. «СалаваTik» группасы да «Татмедиа JUNIOR» нигезендә барлыкка килгән, «Салават күпере» журналы видеопроекты. Видеопроект булуга карамастан алар төре чыгыш ясауны да максат итеп куйган.
Күпләр кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәтү, танытуда «СалаваTik» мөһим урынны алып тора . Әлеге эш төрле юнәлештә алып барыла, шуларның берсе саф һавада татар җырларын балаларга бүләк итү. Ә бүләкне бик сөенеп кабул итә яшь тамашачы.
Концерт программасында «СалаваTik»лар барлыгы 10 җыр башкарды. Иң оста кушылып биюче һәм җырлаучы балаларга бүләкләр тапшырылды.
Балаларга чын бәйрәм атмосферасын балачак почмаклары тудырды. Сабыйлар монда төрле остаханәләрдә катнашы, журналлар укып, рәхәтләнеп ял итте.
Проектның төп максаты Татар телендәге моңлы һәм шаян җырлар аша үсеп килүче буынны тәрбияләү. Инде нәтиҗәсе дә сизелерлек, әнә бит ничек кушылып җырлый балалар.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары