Республика Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды быел Татарстанда яшәүче 3 меңнән артык гаиләне арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итәргә планлаштыра.
Фатирларның күбесе «Салават күпере» торак районында төзелә.
Быел биредә 880 фатирлы алты йорт төзү планлаштырыла. Аларның барысы да сантехника, электр плитәләре, су, электр энергиясен исәпләүче счетчиклар, җылылык көйләү автомат системасы белән җиһазландырыла.
Узган ел Дәүләт торак фонды аша 3 меңгә якын Татарстанда яшәүче гаиләләр торак шартларын яхшыртты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге программаны гамәлгә ашыру 2019 елда Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектыны оештырылган иде.