«Салават күпере» торак комплексның 12 кварталында төзекләндерелгән түләүле парковка барлыкка килде. Ул 205 автомобильгә исәпләнгән. Әлеге парковка кварталда яшәүчеләрнең күп санлы үтенечләре буенча барлыкка килде. Шулай да бу парковка урыны — вакытлы вариант кына, дип билгеләп үттеләр Дәүләт торак фондында. Киләчәктә транспорт кую урыннарын арттырырга исәпләре.