«Салават күпере» балалар журналы үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Мавыктыргыч, кызыклы, матур рәсемле журнал балаларның гына түгел, укытучы-тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең дә якын дусты.
«Салават күпере»нең туган көнендә мәртәбәле кунаклар язучы-редакторлар, балалар һәм әниләр, шулай ук “Әни блогер” проекты кунаклары – җырчылар катнашты. Юбилейга алар музыкаль күчтәнәч бүләк итсә, истәлекле чарага килгән балалар төрле остаханәләрдә тәҗрибә туплады .
Бәйрәмдә “Салават күпере” басмасының символы булган «Минем Шүркә» бәйгесе җиңүчеләренә, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Илназ Бах Татарстанның атказанган артисты
Гүзәл Идрисова җырчы
Зиннур Хөснияр “Салават күпере” җурналының беренче мөхәррире
Ләлә Зәйнуллина, Владимир Юрков.