Казанда- Сабантуй бүләкләрен җыю башланды. Беренче атлы арбалар Дәрвишләр бистәсендә старт алды.
Сабантуйга бүләк җыю йоласы Сабантуй бәйрәменә бер-ничә көн калуга, үткәрелә. Дәрвишләр бистәсендә иң беренчеләрдән булып керешкәннәр. Элек-электән килгән матур гадәтнең аерылгысыз өлеше ат җиккән арба һәм колга. “Карлыгач” исемле бахбай Арчаның Яңа Кырлай авылыннан ук килгән.
Бүләк җыюга олысы да, көчесе дә чыккан.Яшь буында традициябезнең кызыксыну уятуы аеруча шатларндыра.Кызлыр бүләккә җыр әзерләп килгәннәр.
Бүләк җыюда теләге булган һәркем катнаша ала. Дәрвишләр бистәсендә урнашкан мәктәп, уку өйрталы, завод һәм оешмалар берсе дә читтә калмаган. Жыелган бүләкләр Казан Сабантуенда катнашучыларга, күнакларга тапшырылачак. Сабантуйга бүләк җыю милли хәзинәбезнең матур бер бизәге.
Авылларда әле бүген дә, Сабантуй бүләкләре җыюга кул ялугы чигеп өлгермәгән кызның аты тирә-юнгә тарала ди. Биредәге кызларның куллары алтын икән. Йола буенча яшь киленнәрдән исә — чигелгән сөлге.
Бүләк җыю йоласы киңлеге буенча зур колач алмасада, рухы белән бәйрәмнән бер дә ким түгел. Татар җыры, татар биюе, татар мөхите хөкем сөрә биредә. Башка милләт вәкилләре дә теләп кушыла.
Традицияләребезне саклап калу һәрберебезнең бурычы түгел мени соң? Республикабызда узып баручы “Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы” нда гына түгел, ә буыннардан буыннарга!
Эльза Әхмәтҗанова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.