Россиянең әйдәп баручы банкларыннан берсе — Саклык банкы үзенең 180 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге банк хезмәтләреннән Россия халкы гына түгел, башка илләрдә яшәүчеләр дә куллана. Инде җиде миллион биш йөз меңнән артык кулланучы абруйлы банк хезмәтләреннән актив файдалана
Банк хезмәткәрләрен истәлекле дата белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән котлады. Тантаналы шартларда әйдәп баручы белгечләргә Президент рәхмәт хатларын, башка дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ә банк кунакларын музей экспонатлары белән таныштырдылар, анда элек кулланылган борынгы тәңкәләрдән башлап, басма машиналарны да күрергә мөмкин иде.