Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе Дмитрий Хубезов белән пандемия шартларында сәламәтлек саклау системасының эше турында фикер алышты.
Коронавирус буенча хәл даими контрольдә тора. Республикада йогышлы авырулар койкалары резервы бар, барлык медицина оешмалары кирәкле җиһазлар, кислород, медикаментлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук колл-үзәкләр эше көчәйтелә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.