Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә җәмәгать урыннарында йорт этләренең агрессив үз-үзләрен тотышы проблемасы турында да сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов сукбай хайваннарның кешеләргә, шул исәптән балаларга һөҗүм итү фактларын китерде. Шундый очраклар Казанда, Чаллыда, Әгерҗе, Биектау, Тукай районнарында теркәлгән. Һәм бу бары тик рәсми статистикага эләккәннәре генә, дип билгеләде Президент. Ул район башлыкларына бу проблеманы оператив рәвештә хәл итәргә кушты.