Республика урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Бүгеннән табигатьне саклау акцияләре уза. Урманнарны чүп-чардан чистарталар, урманнарга чүп ташлаучыларны ачыклыйлар.
Урманнарны чистартуны корыган агачларны кисүдән башлыйлар.
Корыган агачларны, ботакларны вакытында кисмәсәң, алар авып, юлларны каплый, яшь үсентеләргә үсәргә комачаулый.
Урманнарга көнкүреш калдыкларын ташлаучылар белән дә көрәшәләр. Бүгеннән урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Татарстанның барлык урманнарында өмәләр уза. Узган сезонда гына да 7 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган. Чүп ташлаучыларны ачыклау өчен, республика урманнарында махсус фотокамералар куелган.
Фото камера 25 метр арага кадәр сүрәтне күрсәтә. Узган ел датчиклар ярдәмендә 170 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Барысына да акчалата штрафлар салынган.
Санитар чаралар экологик икеайлыгы барышында агачларга сыерчык оялары ясап эләләр. Урманнарда тәртип саклау өчен кизү торулар да оештырыла. Шулай ук урманнарны янгыннардан саклау чаралары да күрелә.
Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.