Шушы көннәрдә Казанда яшәүчеләр, гадәти квитанцияләрдән тыш, газга техник хезмәт күрсәтү өчен тагын бер квитанция ала башлады. Бу түләү гадәттә ел ахырында килә. Монысы иртә һәм кыйммәтләнеп килгән. Акча түлисе ширкәт тә башка. Әлеге квитанция буенча түләгән акча кая китүен безнең хәбәрчеләребез ачыклады.
Подъезддагы почта тартмаларын алар берникадәр шикләнеп ача. Һәр айда бер кочак рекламадан тыш газ өчен өстәмә түләү кәгазьләре салына.
Восстание урамында яшәүчеләрнең почта тартмаларына “Газ җиһазларына хезмәт күрсәтү өчен” квитанция салынган . Гадәттә ел ахырында була торган түләү бу юлы иртәрәк, «ГАЗ СФЕРА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтән килгән. Өстәвенә, һәркем өчен бер үк бәя — 900 сум тирәсе.
Түләү квитанциясе буенча «ГАЗ СФЕРА» компаниясе офисына юл тоттык. Шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан кечкенә генә бина, эленмә тактасыз. Безне менеджер каршы алды.
Бу тәкъдим оферта. Монда язылган: Әгәр килешү төзелмәгән булса, түләргә кирәкми. Анда куелган бәя — ел әйләнәсе күрсәткән хезмәт. Аннары — барысы да газпромга тапшырылачак.
Әмма “Газпром трансгаз Казан” оешмасында шикле фирма турында ишетмәгәннәр.
Хрипак СНХ: Алмаз Ханнанов В папке 1 текущее . Готовый называется ТАТ Титр хрип Алмаз Ханнанов АЛЬФА
җаваплылыгы чикләнгән «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең баш инженер урынбасары
«Газ Сфера» компаниясенең “Газпром Трансгаз Казан”га бернинди дә катнашы юк. Ике оешма арасында килешү дә юк. Казанлылардан мөрәҗәгатьләр дә килмәде.
Халыкка җибәрелгән квитанцияләр оферта килешүе генә ди юристлар. Һәм бу ысул агрессив маркетингка охшаган.
Әлеге листовкалар махсус ясалган. Алар гадәти квитанцияләргә охшаш, әмма түләгәнче тикшертергә кирәк.
Квитанцияне идарәче оешмада тикшереп була. Шикләнгән очракта, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк..
Айнур Вәлиәхмәтов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.