Бүген – 13 май, танылган татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның туган көне, быел аның тууына 78 ел була. Халык җырларын башкарып танылган артистның мирасын популярлаштыру максатыннан узган елда Таһир Якупов исемендәге республика фестиваль-бәйгесе гамәлгә куелган иде. Беренче фестиваль бик уңышлы үтте, быел узачагында катнашу өчен гаризалар 1нче апрельдә кабул ителә башлады. Әлеге чара турында тулырак “Актуаль әңгәмә” сәхифәсендә сөйләрбез. Студиябез кунаклары — фестивальне оештыручылар — “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең Телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе, «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм продюсер Җәүдәт Гыйльманов. Әңгәмәне хезмәттәшем Ания Гыйбадуллина алып бара.