Татарстанда Россия Президентын сайлауда барлыгы 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 1722 участок эшләячәк. Тагын 45 се — хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, вокзалларда һәм аэропортларда оештырылган. Үз участогыңның номерын Дәүләт хезмәтләре порталында, яки Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә мөмкин. Аңа инде өч йөздән артык шалтырату килгән.
Кайнар линия телефоны экранда күрсәтелгән. Шулай ук сайлау участокларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандуслар бар. Республикада Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы (КОИБ) — ягни Россиядә сайлаучылар тавышларын санау өчен электрон җайланма урнаштырылган участоклар да бар. Аларны — сайлаучылар саны мең кешедән артып киткән урында урнаштыралар. Республикада барлыгы шундый 44 җайланма әзерләнгән. Искәртеп узабыз, сайлаулар бу атнада — 15,16 һәм 17 март көнне уза. Барлык участокларда Россия Федерациясе гимны яңгыраячак. Сайлау урыннарында видеокамералар урнаштырылган.