Бу эш 23 декабрдән башлап Татарстандагы hәм Казан шәһәрендәгеэре сәүдә үзәкләрендә алып барыла.
Татарстанда Яңа елдан соң Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинны хуплап имзалар җыю дәвам итә.
Казан, Чаллы Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәhәрләрендәге эре сәүдә үзәкләрендә бу эш 23 декабрьдән башлап оештырылган.
Җайлырак булсын өчен имза җыю урыннары сәүдә үзәкләренең беренче катында урнашкан. Тавыш бирүченең үзе белән паспорты бер минут вакыты булырга тиеш, дип ышандыра волонтерлар.
Россия президентын сайлау яз көнне узачак, тавыш бирү 15 нче, 16 нче һәм 17 нче мартта планлаштырган.
Паспортлы балигъ булган hәр татарстанлы Владимир Путин өчен үз тавышын бирә ала. Имза куелган кәгазьләр Россия Федерацисе Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак.