3 көн дәвамында узачак Россия президентын сайлау көннәрендә республикада бәйрәм чаралары үтә. Ярминкәләр, мастер-класслар, балалар өчен эстафеталар һәм гаилә фестивале оештырыла. Сайлау көннәрендә Казанда «Гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесе кысаларында өч автомобиль уйнатылачак. Анда катнашу өчен, сайлау участокларында тавыш биргәннән соң, «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән беләзек алырга кирәк. Шуннан соң гаилә белән фотога төшәргә һәм фотоны #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга дигән ике хештег белән «ВКонтакте» социаль челтәренә эләргә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә 40 сайлау участогында «Сәламәтлек нокталары» эшләр дип көтелә. Сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелгән беләзекләр белән өч көн дәвамында гаилә чараларында катнаша, һәм җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала. 17 нче мартта, «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә «Гаилә белән сайлыйбыз» концерты уза.