Өч көн дәвам иткән Россия Ппезидентын сайлау тәмамланды. Татарстанда сайлау участоклары кичә кичке сәгать 8дә ябылды. Дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, иртәнге сәгать 7 гә сайлаулар, Татарстанда Владимир Путин алда бара, ул 88,74 процент җыйган, Николай Харитонов 4,83 процент җыйган, Леонид Слуцкий – 3, 93 процент, Владислав Даванков – 1, 53 процент. Дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары буенча, Россиядә сайлаулар — Владимир Путин 87, 34 процент , Николай Харитонов – 4,31 процент, Владислав Даванков 3,79 процент, Леонид Слуцкий 3, 19 процент тавыш җыйган. Бюллетеньнәрне эшкәртү дәвам итә
.
Тавыш бирү барышында 16 мең күзәтүче төркәлгән иде, шуларның 11 меңе – төрле сәяси партия вәкилләре, шулай ук халыкара күзәтүчеләр дә катнашты. Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, сайлау гадәти режимында узган, тавыш бирү барышына йогынты ясаучы хокук бозулар теркәлмәгән. Рамазан аенда Татарстаннан Мәккәдәге кече хаҗ кылучы 100дән артык милләттәшлеребез Россия Президентын сайлауда катнашу өчен Җиддәгә барган. Алар үзләренең гражданлык бурычын Җиддәдә Россия Федерациясе генераль консуллыгында үтәде.
Сайлауның соңгы көнендә Ак Барс аренасында гаилә фестивале узды. Анда 50 меңнән артык татарстанлы катнашты. Республика халкына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
СНХ Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе
Президент сайлауның соңгы көне май чабу атнасының ахыры белән туры килде. Казан аны киң колач белән бәйрәм итте. Рухи традицияләрне шулай саклыйлар.
Казанның түгәрәк сәхнәсе республиканың төрле почмакларыннан дистәләгән артист һәм бию ансамбльләрен җыйды.
Республикада яшәүче һәркемнең Татарстанда бүләк алу -автомобиль оту мөмкинлеге бар иде. Моның өчен сайлауга килгән гаиләләр — социаль челтәрләрдә гаилә белән сайлауга хештег белән фотолар урнаштырырга тиеш иде. Татарстанда өч җиңүче билгеләнде — машина ияләре — Актаныш районыннан Гардисламовлар гаиләсе, Лаеш районыннан Хөснетдиновлар гаиләсе, ә өченче Лада Грантаның хуҗасы Эльвина Митрофанова булды — ул сайлау участогыннан ире белән уртак фото урнаштыган.
Россия Президентын сайлау ил тарихындагы мөһим вакыйгага әверелде. Шуның өстенә бүген истәлекле көн Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуына 10 ел. Шул уңайдан Республикада тантаналы чаралар көтелә, ә көндез күргәзмә үзәгендә Казан ярминкәсе уза.
Алия Галиуллина, Виктория Бояринцева, Ленар Хәбибуллин, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.