Саха Якутия республикасында урман янгыннарыннан килгән зыянны ачыклыйлар. Бирегә Россиянең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да волонтерлар ярдәмгә килде. Алар арасында Татарстанның Гомумроссия халык фронты активистлары да бар.
Зур янгыннар китергән зыянны җирле халык озак вакыт онытмас әле. Август аенда Якутия авылларының берсе Россия картасында караңгы тапка әйләнде. Ут 40тан артык йортны урап алды.
Якыннары вакытлыча торак белән булышкан арада, Татарстан волонтерлары төтенле кырларда хәрабәләрне җыештырырга ярдәм итәләр.
Волонтерлар 35 йортта яшәүчеләр янында булып, 13 кешегә ярдәм итте. Кайбер йортларда эшләр икешәр көнгә сузылды.
Волонтерларның мондый командировкалары беренче тапкыр огына түгел инде. Бу җәйдә Татарстан вәкилләре Ялта һәм Норильск халкына булышкан иде.
Регина Сафиуллина, Татарстан яңалыклары.
.