Яхшы китап — иң ышанычлы юлдаш. Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән Татарстан районнарында белем бирүнең этномәдәни компонентлы укыту-методик әдәбият һәм балалар басмалар әзерләде.
Татарстан китап нәшрияты балалар бакчасы сабыйларын, мәктәп укучыларын тел күнекмәләренә өйрәтү өчен нинди генә басмалар әзерләми. Алар ярдәмендә бала телне җиңел өйрәнә ала, фикерләү сәләте үсә. Быел алар тагын бер зур юнәлешкә җиң сызганып керешкән. Татарстан районнарында белем бирүнең этномәдәни компонентлы чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә укыту-методик әдәбият һәм балалар басмалары әзерләгән.
Әлеге проект Татарстанда белем бирүче учреждениеләрдә этномәдәни компонентлы китапларга ихтыяҗны өйрәнү нигезендә тормышка ашырыла.
Якын арада 2 мең данәдән артык тиражлы 200 исемдәге китаплар республиканың мәктәп һәм мәктәпкәчә муниципаль китапханәләре фондларына тапшырыла.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.