Республикабыз авылларында яңа биналарның төзелүе-килер көнне, ышанычлы итә. Кечкенә авылларда бигрәктә. 56 хуҗалыклы Саба районының Урта Нырты авылында тиздән яңа клуб ачала. Мәдәни учак җылысын сагынган авыл халкы әлеге вакыйганы зарыгып көтә.Төзүчеләр барлык эшләрне ноябрь ахырында төгәлләргә җыеналар.
Лилия Габдрахманова һәр иртәдә эш урынына килеп бер күзәтү ясап китә.Яңа бина аның яңа хезмәт вазыйфасы. Урта Нырты мәдәният йортына мөдир итеп август аенда билгеләнә.Бинаны ул төзелеш вакытында кабул итеп ала. Хәзергәчә биредә барган эш белән контрольлек итә.Тантаналы ачылышка күп калмады диеп куана.
Җирлек башлыгы да авылда яңа бина төзелүне олугъ вакыйга ди.Бүген аларның карамагындагы 3 авылда мәдәният учагы эшләп килә.Халык культура чараларында актив катнаша.Авылдашларның мондый кызыксынулары булганда аларны кайгырту шатлык кына.
Төзелеш эшләренә старт агымдагы елның февраль аенда бирелә.Иске бина сүтелеп, урынына яңа нигез корыла.ПМК мелиорация оешмасы санаулы айлар эчендә клубны шушы халәтенә җиткерә. 90 кв метрны колачлаган объектта соңгы штрих эшләр калып килә.45-50 урынга исәпләнгән тамаша залында урындыклар гына куясы калган. Ә сәхнә инде әзер. Буялган, лакланган өслекне тапталудан саклап хәзергә каплап куйганнар.Пәрдәләргә заказ бирелгән.Санузел, кательный бүлмәләрендә дә эшләр тәмам.
Яңа стандартлар буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә аерым бәдрәф бүлмәсе ясалган.Сулары килә.Калган эшләр электр һәм газ кушу белән бәйле.Бу хезмәтләргә тиешле документлар әзерләнгән, тиз көннәрдә утлы булырбыз һәм җылыга тиенербез диләр төзүчеләр дә. Алар үз эшләрен ноябрь ахырына төгәлләргә җыеналар.
Без авылдашлар мәдәни учак төзелешен күзәтеп, аның тиздән ачылуын көтеп яшибез , ди Хәмит Бикбаев. Яшьлегендә үзе дә читтә гомер итеп төзелештә хезмәт куйган.Лаеклы ялга чыккач, туган нигезенә кайтып яши башлаган.Клубка күрше генә торалар.
Урта Ныртыда бүгенге көндә 158 кеше гомер итә.Күпчелеге өлкәннәр, яшьләр , студентлары да бар. Авылның киләчәге өметле.Бер куаныч өстенә икенчесе өстәлергә тора.Клубка каршы мәйданда тагын бер төзелешкә эш башланган.Авыл халкы бердәм тырышып иман йорты, мәчетләренә нигез салып куйганнар. Аны кышкы салкыннардан саклап өстенә салам түшәгәннәр. Иртә язда диварын күтәрергә әзерләнәләр.