Һәр елдагыча Әлмәт җитәкчелеге Сабантуй кунакларын зур әзерлек белән каршы алды. Бәйрәм зур концерт белән башланды. Театральләштерелгән программада әлеге төбәкнең иң яхшы сәнгать коллективлары чыгыш ясады.
Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү — һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары. «Нефть башкаласы Әлмәт көннән-көн үзгәрә. Мин сезнең якташыгыз булу белән горурланам», — дип белдерде Сабан туенда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.