Район ветераннар советы әгъзаларының Сабантуйга әзерләнә башлаулары хакында узган чыгарылышларда сөйләгән идек. Арбаны кыштан хәстәрләүчеләр арасында буалылар бик күпар булуы ачыкланды. Ә иң кызыгы – алар төрле буын вәкилләре. Милли бизәкләр төшерелгән сөлгеләр, алъяпкычлар, калфаклар ясау буенча мастер-класслар да уза хәтта. Аларны безнең төшерү төркеме дә күзәтте.
Милли бәйрәмгә берничә көн кала әнә шул чигелгән кул эшләрен — бүләк җыю йоласы башкарылган. Тумышы белән Башкортстан якларыннан булган Минзилә Фәткуллова бу күркәм гореф-гадәт турында әнисе сөйләүләре буенча белә. Бүген үзе Сабан туена дип алъяпкычлар, сөлгеләр чигә.
Хезмәт бәйрәменә әзерлекне тизләтер өчен кул эшләре буенча мастер-класслар да үткәрә Минзилә ханым. Калфак ясау, шамаилләр чигү — боларга ул теләге булган һәркемне өйрәтергә әзер.
Рәзилә Сәлахованың бисер белән чигеп ясалган картинасы әзер булгач Сабан туе күргәзмәсендә урын алачак. Ял үзәге хезмәткәренең бәйрәмгә образы да әзер, ул милли киемнән булачак.
Исеме үк милли рух биреп торган Сабан туена сабыйлар да әзерләнә башлаган. Шәһәрнең АБВГДЕЙКа балалар бакчасына йөрүче нәниләр кул эшләрен милли орнаментлар белән бизи. Сабантуй бәйрәменә рухи мирасны чагылдырган милли киемнәрдән килү районда төрле милләт халкының дус-тату яшәвен дә күрсәтәчәк дип саный балалар бакчасы мөдире. Гасырлар дәвамында сакланып килгән бәйрәм йолалары белән кадерле. Сабантуена райондашларыбызны бергәләп әзерләнергә чакырабыз.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.