Республикадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга, гуманитар ярдәм туплап җибәрү эше дәвам итә. Шушы көннәрдә Саба районныннан чираттагы ярдәм җибәрелде. Бу игелекле эшкә барлык халык да кушылды. Сабада “Солдатка аш” дип исемләнгән проект эшли. Аның эшчәнлеге турында киләсе язмада.
Бу бина тәүлек әйләнәсе эшли. Эшмәкәр Наил Мортазин аны бушка биреп тора. Волонтерлар үз вакыты белән килеп, үзе белеп хезмәт куя торган урын бу. Моннан тыш, проектның 8 штабы район авылларында да оештырылган. Эш бик күп. Хәрби операция зонасына кирәк-ярак җыю, токмач кисү, берничә төрле коры аш әзерләүдән башланып киткән хезмәт хәзер ит консервалары җитештерүгә кадәр барып җиткән.
Фронтка гына түгел, хәрби госпитальгә дә кирәк-ярак шактый. Солдатларның кер юарга мөмкинлеге булмаганлыктан, күбрәк бер тапкыр кия торганэчке киемнәрнеәзерләргә тырышалар. Шәмәрдәннән Зөлфия Фәхретдинова без килгәндә шундый посылканың берсен тутыра иде.
Ярдәмнең төрләре күп. Һәм ул акча бирү генә түгел. Бакчада үскән яшелчә, сандыктагы тукымалар, шәм ясау өчен бушаган консерв банкалары, иң күбе оекбашлар, эш перчаткалары һәм гигиена кирәк-яраклары, берсе дә артык түгел. Хәтта иске кер юу машинасы да эшкә ярый.
Үз якыны хәрби булганнар аның белән бәйле һәр вакыйга, яңалыкны йөрәге аша уздыра. Гуманитар йөк озатканда да беренче булып алар ашыга. Эзмә авылыннан Нурисламовлар шундыйлардан.
Әфган сугышын үткән Илнур Яруллин махсус хәрби операция башланганнан бирле Украинага гуманитар ярдәм ташый. Үзе күрше Арча районыннан. Сабада ярдәм җыюны оештыра беләләр, ди ул.Илнур абый мобиль мунча ясаучы буларак та билгеле кеше. Башта 42 не ясап илтә. Алга таба саннар артканнан арта гына.
Ярдәмнең зуры, кечкенәсе юк. Аның булуы мөһим.
Миләүшә Мусина, Гөлназ Вахитова, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары.