Сабада “Автобабай- 2023” бәйгесе оештырылды. Анда 60 яшьтән өлкән ир-атлар катнашты.
Быелгы Автобабайда барлыгы 9 ир-ат катнашырга теләк белдергән. Күпчелеге тәҗрибә туплаган шоферлар. Бәйге шарты буенча катнашучылар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен белүен күрсәтте.
Икенче этапта Автобабайлар Аргамак картодромында елан, параллель парковка, гараж кебек күнегүләрен ясап йөрү осталыкларын күрсәтте.
Гомуми күрсәткечләр буенча Рафис Гайфиев -3нче, Кәниф Хаҗиев — 2, Наил Исмәгыйлев 1нче урынны алды. Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Марат Гаязов катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.
5 октябрьдә Казан шәһәрендә бәйгенең республика туры уза. Узган ел Наил Исмәгыйлев анда 2нче урын алган иде. Бәлки, быел 1нче урын сабаларда булыр.
Ләлә Зәйнуллина, Гульназ Вахитова, Рөстем Халилов. Татарстан яңалыклары, Саба районы.