Мәктәп укучыларының җәйге каникулы тәмамланырга да нибары бер ай вакыт калып бара. Күпчелек балалар Җәйге ялларын күңелле, файдалы итеп үткәрү өчен лагерларга бара. Бу көннәрдә, Саба раойнының Җәмигъ мәчете каршында ир-балалар өчен смена башланды. Рухи сәламәтләндерү лагере ял итү һәм тәрбияви юнәлешләрне берләштерә. Алдагы язмабыз Саба раойныннан.
Саба районы
25 июльдән 31 августка кадәр Саба җәмигъ мәчете каршындагы җәйләү кыз балалар өчен оештырылган иде. Анын төп максаты — балаларны кече яшьтән үк ислам дине канунары белән таныштырып, ислам нигезләре буенча башлангыч белем бирү, дини белемнәрен киңәйтү.
Балаларга ислам нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр, саф һавада бәйгеләр, остаханәләр, мәдәни белем бирү дәресләре үткәрелде. Барлыгы 55 ял итүче була.
Иң тырыш кызларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Остазлары кызларга изге теләкләрен җиткерде.
Көн саен кызларга белем бирүдән тыш, төрле интеллектуаль һәм хәрәкәтле уеннар оештырылган, хәләл туклану әзерләнгән. Биредәге соңгы көн дә балалар өчен истә кала торган булды. Уеннарда катнашып, бүләкләр оттылар. Бер төркем иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч – пакетларга да ия булдылар. Ә бу көннәрдә җәйләүдә 70 ләп ир бала дини белем ала, ял итә.
Алия Галиуллина, Райлә Галәвина Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.