Мәктәп еллары –һәркем өчен иң истәлекле чор. Мәктәп- һәрбер кеше өчен- белем, тәрбия һәм әлбәттә онытылмаслык хатирәләр
калдыра. Шушы көннәрдә генә, Республикада танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән Саба районының Шәмәрдән мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм мизгелләре алдагы язмада.
100 еллык тарихта мәктәп ничә буын укучысына белем һәм тәрбия биреп , аларны олы тормыш юлына озата. Илфат Мөхәммәтов Шәмәрдән мәктәбендә 100 ел дәвамында директор вазыйфаларын башкаручыларны барлаганда исемлектә 13нче . Бу постта ул 2021нче елдан.
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов үз чыгышында тарихны, бүгенгене киләчәкне искә алды.
Бәйрәм тантанасына килгән ветеран укытучылар, алар укытып олы тормышка озаткан укучылар менә шулай микрафон каршына килеп хатирәләре белән бүлеште, бүгенге яңа буын укучыларына котлау сүзләрен җиткерде.
Мәктәпнең киләчәге бүгенге укучылар.Алар тарихи уку йортында белем алулары белән бәхетлеләр.Ерак үткәндә 7 укучы белән башланып киткән мәктәп тормышы, бүген 784 бала белән дәвам итә.Коллективны 80 укытучы берләштерә.Балалар Мичәнбаш, Шәмәрдән , Кырбаш, Пчеловод, Олыяз авылларыннан да килеп укый .Узган уку елында 3 укучылары алтын медальгә тәмамлый.2 укучыларының Бердәм Дәүләт Имтиханыннан 100 бал җыюлары да уку өлгерешенең югары күрсәткече.