Саба районында Кызыл Мишә авылы янында үзенчәлекле күпер төзелде. Беренче карашка, бетон конструкциясе башкаларыннан аерылмый. Уникальлек төзелешкә караштан гыйбарәт. Эшчеләр, күперне экологик таләпләрне исәпкә алып төзегәннәр. Чөнки Мишә елгасы янындагы территория-су саклау зонасы. Тулырак алдагы язмада.
Алар беренче булып яңа күпернең җәяүлеләр зонасынан уза. Районның өч авылын ныклы бетон конструкциясе тоташтыра.
Элек бу урында 40 ел элек төзелгән авария хәлендәге күпер иде. Соңгы елларда күпер аша йөрүче автотранспорт арткан, күпер тузган, автомоблиль йөртүчеләргә дә уңайсызлыклар күбәйгән.
Тимер-бетон конструкциясе-барлык проблемаларны да хәл иткән. Төзүчеләр бер ел эчендә иске күперне сүтеп, Мишә елгасы аша яңа күпер төзегән. Әлеге территория табигатьне саклау зонасына карый. Реконструкция вакытында эшчеләр мөһим экологик бурычларны да хәл иткән.
Мишә елгасының яр буен ныгытканнар. Яңа күпердән хәрәкәт июнь аенда ачылган. Ике ай инде җирле халык уңайлы юлдан файдалана. ртүчеләр әйләнеп уза. Төзекләндерелеп беткәч, яңартылган юлдан Кукмара районына кадәр барып җитеп булачак.
Төбәк әһәмиятендәге юл участогындагы катламны тулысынча алмаштыралар. Хәзер юл төзүчеләр җир казу эшләре белән мәшгуль.
Капиталь ремонт юл эшләре программасы буенча башкарыла. 2020 елда 300 километрга якын автомобиль юлларын ремонтлау һәм төзү каралган.
Вадим Струминский, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары, Саба районы.