Саба районында «41 Бөтенроссия пленэр — симпозиумы һәм картиналар күргәзмәсе» узды. “Гомерлек хыялым чынга ашты”, — дип шатлана Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев. Рәссамның хыялын чынга ашырырга кемнәр булышкан? Бу хакта тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажында.
Кышның матурлыгы шәһәр тәрәзәсеннән күренми шул. Аның өчен табигатькә чыгарга, авылга кайтырга кирәк. Нәкъ менә шул матурлыкны күрә белгән иҗат әһелләре рәссамнәр Миңгәр авылына җыелды. Үзләренчә әйтсәк биредә Бөтенроссия рәссамнар пленэры оештырылды.
Миңгәрнең табигате теләсә кайсы фасылда сокланып туймаслык. Иҗат өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, оҗмахка тиң җир икән дип сөйләде Чувашстанда яшәп иҗат итүче рәссам.
Вера Филиппова бирегә килер өчен университетта дәресләрен күчерергә туры килә. Әмма үкенми , монда алган хис-кичерешләр, тәҗрибә студентларга да кызыклы була.
Миңгәр табигатеннән илһам алу белән беррәттән иҗат осталыклары белән уртаклашырга Уфа, Самара шәһәрләреннән, Волгоград һәм Киров өлкәләреннән күренекле рәссамнар килгән.
Матур табигатеннән тыш милли орнаментларга нигезләнгән портретлар да ясады кылкаләм осталары.
Әлеге күргәзмә ике атна эчендә ясалган рәсемнәрдән оештырылган.Аларның әле буяулары да кибеп җитмәгән.
Саба төбәге батырлары белән генә түгел рәссамнәре белән дә данлыклы Мадияр Хаҗиев,
Альфрид Шәймәрданов. Төрле төбәктән рәссамнәр чакырып плэнер оештыручы Мөдәррис Миңһаҗев үзе дә Шәмәрдәннән.
Туган ягымда кайтып, рәссамнәр
белән аралашып иҗат итәргә күпме хыялланган идем. Рәхмәт якташларыма, аеруча шушы “Миңгәр “Манарасы” кунакханәсе җитәкчесенә ди рәссам.
“Республика җәүһәрләре” күргәзмәсенә куелган йөз картинаның 36 сы “Миңгәр Манарасы” кунакханәсенә бүләк ителде. Бу хакта ябылу тантанасында Бөтенроссия пленэр – симпозиум җитәкчесе Елена Шилина игълан итте. Шулай ук оештыручылар да рәссамнәргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Рәссамнәр белән иҗади хезмәттәшлекнең дәвамы да була. Алай гына да түгел тиздән яшь язучылар, шагыйрьләр белән дә иҗат остаханәләре уздыруга әзерләнә оештыручылар.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов Татарстан яңаылары өчен Саба районыннан.