Саба районы балалар иҗат үзәгендә шөгелләнүче укучыларның шушы көннәрдә Казанда күргәзмәләре бара. Аларның мозаика юнәлешендә башкарылган эшләре таң калдыра. Укучыларның уңышларына остазлары сөенеп туя алмый. Балаларга һәм сәнгатькә гашыйк ханым, Алсу Шәһвәлиева, бүген студиябез кунагы.