Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әдәби премияләр лауреатларын бүләкләү, шулай ук С.Сөләйманова исемендәге стипендияләр сертификатларын тапшыру тантанасы быел беренче тапкыр Казан шәһәренең Милли китапханәсендә узды. Тулырак алдагы язмада.
«Тантананы үткәрү урынын быел Казанга күчерү 2023 елның Татарстан өчен дә, «Татнефть» компаниясе өчен дә зур юбилейлар елы булуына бәйле. Быел Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга – 80 ел, бу тантана әнә шул бәйрәм программасы кысаларында уза.
2006 нчы елда шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманованың тууына 80 ел тулу уңаеннан булдырылды. Һәр елны Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзаларыннан 6 кешегә премия (3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе) тапшырыла. 1 премияне әдәби түгәрәккә тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән 10 студентка ел буе Саҗидә Сөләйманова стипендиясе түләнә. Соңгы ике елда басылган проза, поэзия, драматургия әсәрләре кабул ителә.
2023 елда С. Сөләйманова исемендәге әдәбия премия лауреатлары Алия Кәримова (Мәскәү), Минзифа Әхмәтшина (Әлмәт), Йолдыз Шәрапова Казан.
Быелгы тагын бер яңалык: хәзер премияләр ел саен түгел, ә ике елга бер тапкыр биреләчәк, шул ук вакытта аларның акчалата кыйммәте дә шактый артачак. Төп премияләрнең (3 премия) күләме – һәркайсы 150 мең сум. Кызыксындыру премияләренең (3 премия) күләме – һәркайсы 75 мең сум.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.