Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов санитар-эпидемиологик вазгыятькә һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дөньяда яңа типтагы коронавирус таралуга бәйле рәвешле киеренке хәл саклана. Пандемияне тоткарлау өчен, катгый чаралар кертелә. Башка илләр белән чагыштырганда, Россиядә зарарланган кешеләр саны әлегә азрак, әмма вазгыять бик тиз үзгәрә. Әлеге вирус меңләгән кешенең гомерен өзә ала», диелгән мөрәҗәгатьтә.
«Әгәр өлкән яшьтәге кешеләргә кибеткә яисә аптекага барырга кирәк икән, „кайнар линия“гә шалтырату сорала. Махсус волонтерлар сезгә дару hәм азык-төлекне алырга ярдәм итәчәкләр. Бу гади кагыйдәләрне барыбызның иминлеге өчен үтәргә чакырам», — ди Рөстәм Миңнеханов.
«Үзегезне саклагыз! Якыннарыгыз турында кайгыртыгыз һәм бу хатны туганнарыгызга һәм дусларыгызга да җибәрегез», диелгән Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.
«Кайнар линия» номерлары:
#МыВместе номеры: 8 800 200 3411
Бердәм «кайнар линия»: 8 800 222 5900
Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар hичшиксез үтәлергә тиеш, ди ТР Президенты.