Түбән Камада яшәүчеләргә сөяк мие донорлары булу мөмкинлеге бар. Ел саен Россиядә трансплантацияне 10-15 мең кеше көтә. Хәзер потенциаль донорлар Русфонд сайтында алтмыш биш меңләп исәплдәнә. Тик статистика буенча теләүчеләрдән бары тик 100 кешенең берсе генә донор була ала.
18 яше тулган һәркем баш мие доноры була ала. Иң мөһиме-кешеләргә ярдәм итү теләге. Русфонд белгечләре Россия шәһәрләре буйлап йөри. Регистрга ничек эләгү турында сөйлиләр. Дөрес, барлык теләүчеләр дә донор була алмый. Авыру белән донорның геннары тулысынча туры килергә тиеш.
Идел буе сөяк мие донорлары регистры хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Россия кешесенә Россиядә потенциаль донор эзләү яхшырак. Реестрда кешеләр күбрәк булган саен, туры килү мөмкинлеге дә югарырак. Чөнки сөяк миен күчереп утыртуга сәламәтләнүгә башка мөмкинлекләре булмаган кешеләр җибәрелә бит.
Һәр икенче донор Россиядән була алсын өчен, кимендә миллионнан алып биш миллионга кадәр донор базасын булдырырга кирәк. Хәзер илдә нибары йөз сиксән өч мең кешенең сөяк мие доноры булу теләге бар.
Процедура аноним, бушлай, ирекле. Шуңа күрә үзеңә ныклы ышаныч, кешеләргә чын күңелдән ярдәм итү теләге булганда гына донор булырга мөмкин.
Александр Халин, Илья Челноков, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.