Камал театрында Татарстанның халык артисты – Венера Шакированың юбилей кичәсе узды. Иҗатташ дуслары, курсташлары, шәкертләре котлавын безнең хәбәрчебез Айзилә Батырханова да күреп кайтты.
“Зәңгәр Шәл”дә Мәйсәрәне уйнамаса да, Венера Шакирова халык күңеленә “Зифа” спектакленнән Эсмеральда белән килеп керә. Бу аның беренче роле була.
Венера Шакирова 1960нчы елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Артист булырмын дип һич уйламаган ул. Әти-әнисенең Венераны табиб итәселәре килгән.1983 елның 15 мартында Венера Шакирова театр бусагасын атлап керә. Беренче рольгә хәер-фатиха бирүче – Марсель Сәлимҗанов була.
Телевизор караучылар Венера Шакированы татарча телесериаллар аша да яхшы белә. ТНВ каналы төшергән “Яңа елда бергә булыйк”, “Җылы эзли җаннар” фильмнарын белмәүчеләр сирәктер. Венера Шакирова тудырган һәр образ аның эчке халәтен чагылдыра.
Соңгы чыккан премьера да Венера Шакирова өчен тирән фәлсәфи роль. Юбилей кичәсендә уйналган Артур Шәйдулланың «Сагынырсызмы?.. » пьесасы буенча куелган спектаклен ул, тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән остазы, олугъ шәхес Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышлады.
Әйе, тормыш әле башлана гына. Камал театрының якты йолдызы Венера Шакированың яңа көтелмәгән рольләре күп булсын.
Айзилә Батырханова, Сергей Павлухин, Наилә Нәҗипова Татарстан Яңалыклары.