Бу көннән безне шактый җылы көтә, термометр баганаларыТатарстанның кайбер районнарында нульгә кадәр барып җитәчәк, иң салкын күрсәткеч минус 5 булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булуы мөмкин. Табиблар сәламәтлекне саклауны сорыйлар, температураның мондый үзгәрешләре йөрәк авырулары белән интегүчеләргә йогынты ясарга мөмкин. Шулай ук республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны тотрыклана, дип билгеләп үттеләр. Гыйнварның беренче атнасында башкаладагына да 11 мең ОРВИ очрагы теркәлгән, шуларның биш йөздән артыгы грипп.