Татарстанда традицион инвалидлар ункөнлеге бара. 10 декабрьгә кадәр республикада мең ярымнан артык чара оештырыла. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт ярышлары уза, юристлар киңәшләр бирә, вакансияләр ярминкәсе дә була.
Өй шартларында ярдәм итү, санаторийларда дәвалану, кирәкле күнекмәләр һәм махсус учреждениеләрдә төрле һөнәрләргә өйрәтү. Инвалидлар өчен ярдәм чаралары күп төрле, алар аерым дата белән генә чикләнми. Көн саен республика буенча ике йөз җитмеш биш меңнән артык кеше дәүләт учреждениеләреннән дә, хәйрия оешмаларыннан да ярдәм ала. Ярдәм төрле — бәйрәмнәр оештырудан алып, киемнәр тегүгә кадәр.
Һәркемнең үз проблемасы бар һәм ул җитди. Яшәү өчен проблемаларны хәл итәргә, нәрсә дә булса эшләргә, нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк
Инвалидлар ункөнлеге барышында Казанда егермедән артык спорт ярышы оештырыла. «Казан Кремле» тыюлыгында начар күрүчеләр өчен экскурсияләр була. Аларны ишарәләр ярдәмендә Кремль тарихы белән таныштыралар. Күчмә экскурсияләр дә планлаштырыла. “Мир” кинотеатрында һәм “Әкият” курчак театрында төрле яшьтәге кешеләр өчен тематик фильмнар күрсәтелә.
4 декабрьдә начар күрүчеләр, бөтенләй күрмәүчеләрләр өчен әйдәп баручы этләр ярдәмендә үзенчәлекле Бөтенросия фестивале оештырыла. Шулай ук начар ишетүче яшьләр өчен 9-11 декабрьдә Казанда һөнәри осталык буенча ил чемпионаты уздырыла.
Республиканың һәр районында ярминкәләр уза.Аларда мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кул эшләре, сувенирлар сатыла. Ярминкәләрдә җыелган акча инвалидлар ихтыяҗларына тотыла.
Валентина Васильева, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.