Хәзер республикада яшәүчеләр ковидтан борын аша прививка ясата ала. Республикага махсус шприцлар кайтарылды. Вакцина кертүнең яңа алымы илнең биш төбәгендә кулланыла.
“Спутник ВИ” вакөинасы — Валентина Маслованың короновируска каршы торуда берничә ел инде тугры юлдашы.
Короновируска каршы көрәштә таныш “Спутник ВИ “ хәзер организмга борыннан кертелә.
Татарстан илдә интерназаль прививка ясый башлаган икенче төбәк булды. Вакцина бер үк. Кертү ысулы гына үзгәрде.
Вакцинацияләүнең беренче көнендә яңача прививка ясарга теләүчеләр аз түгел.
Инъекция махсус кушымталар белән сиптерелә. Процедура алдыннан пациентның борын юллары чистартыла.
Процедурадан соң тагын 30 минут пациент табиб күзәтүендә тора. 2 сәгать дәвамында төчкермәскә, шулай ук тәмәке тартмаска, эчмәскә һәм ашамаска киңәш итәләр. Вакцинациянең халыкара ысулы борын куышлыгында ышанычлы киртә тудыра, инфекция үтеп керми.
Шулай да табиблар беренче компонентны традицион рәвештә укол белән кертергә киңәш итә. Аңа шәһәрнең теләсә кайсы поликлиникасында язылырга мөмкин.
Гүзәл Зайнакова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.