Сәламәтлек — кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Аңа игътибарлы булып, даими төстә медицина күзәтү үтү зарур. Бу хакта яңа ачылган сәламәтлек үзәгендә кат-кат искәртелде
Зур шәһәрләрдә югары технологияле, заманча медицина үзәкләре шактый хәзер. Шушы көннәрдә тагын бер сәламәтләндерү үзәге ачылды.
Без соңгы елларда халыкның аллергия, эндокринология, онкология, нефрология авырулары, остеохондроздан интегүен исәпкә алып, әлеге юнәлешләрдә республикада, илдә билгеле табиблар белән эшләүне җайга салдык. Моның өчен кирәкле яңа медицина җиһазлары булдырылды, — ди үзәк мөдире.
Без пациентларга үз сәламәтлекләренә игътибар итәргә киңәш итәбез. Һәрвакыт тиешеренеп торырга , вакытында дәваланырга кирәк.
Пациент өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, заманча технологияләр нигезендә диагностика үтү мөмкинлеге бар.
Хәзерге заманда безгә ике төрле нигъмәтнең кадерен белү аеруча мөһим “Берсе – вакыт, икенчесе – сәламәтлек».
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.