«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, ди халкыбыз.
Көндәлек режим, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы ул. Күптән түгел Апас үзәк китапханәсендә, өлкән буын кешеләре өчен сәламәтлек темасына багышланган чара узды.
“Сәламәтлек – зур байлык”… Моның шулай икәнен барыбыз да бик яхшы белә. Апас районы үзәк китапханәсендә оештырылган чарада бу мөһим тема кызыл җеп булып узды. Биредә табиблар өлкәннәргә вакытында дәвалану, сәламәтлекне саклау өчен дөрес туклану, физик активлык хакында кирәкле мәгълуматлар, киңәшләр бирде.
Әлеге эчтәлекле чараны Апас үзәк китапханәсе, район үзәк хастаханәсе белән берлектә оештырды. Биредә сәламәтлек темасына кагылышлы видеороликлар да тәкъдим ителде. Өлкәннәр үз чиратында, мондый чаралар уздыруның кирәклеген, файдасын, мөһимлеген билгеләп үтте.
Әлеге чарада район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре дә үз үрнәгендә иртәнге зарядкага тезелде. “Зарядка кәефне дә күтәрә, сәламәтлекне дә ныгыта. Һәр көнебез әнә шулай файдалы башлана ди алар.