Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы уза. Быел ул нәрсәләр белән үзенчәлекле? Әлеге сорауга җавапны Искәндәр Гыймалтдинов видеоязмасыннан табарсыз.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерә. Быел Адымнар мәктәбе дә сәләт гаиләсенә аяк басты.
Форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча алты смена үтә. Белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары уздырылу планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең танылган белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форумда катнашучыларга җиткерә.
ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ сменасында катнашучылар үзләрен рәсем сәнгате һәм скетчингтан алып мобиль робот техникасына һәм нейротехнологияләргә кадәр төрле өлкәләрдә сынап карый ала.
Форум – Татарстанның йөзе булган проектларның берсе, Россия җирлегендә дә, аннан читтә дә киң танылу алган проект. Ул белем бирү һәм IT-технологияләр өлкәсендәге тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, иҗпди һәм һөнәри күнекмәләрне үстерү, иң әһәмиятле дөньякүләм фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу платформасы.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин.