1 июлдән башлап шәһәр читендәге лагерьлар эшли башлады. Үз эшен сәләт лагере алланары да дәвам итә. Сәләтнең җәйге компаниясе әле 31 августвка кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, быел җәй буена 12 меңгә якын бала сәләттә ял итәчәк. Барысы да Татарстаннан. Барлыгы сәләттә 22 профилле смена эшлиячәк. Тулырак хәбәрчебез Фәннүр Хасанов әзерләгән махсус репортажда.
11-нче июльдә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы башланып китте! Традицион фестиваль – Сәләт форумында Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша, Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча иң биек ноктасы, 1994-нче елдан башлап, төрле елларда Сәләт эшчәнлегендә катнашучыларның җыелу урыны ул.
Быел смена алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелә, ягъни уңышка ирешүдә мөһим булган һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышлана. Уку-укыту программасы зур рольле уен форматында оештырылачак. Аның ярдәмендә һәр катнашучы үзенең сәләтен үстерә һәм үзен каһарман дип хис итә алачак, бу эштә Татарстанның әйдәп баручы тренерлары ярдәмгә киләчәк.
Смена кысаларында шулай ук Биләр музей-тыюлыгын үстерү механизмнары хакында фикер алышу, Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертларыннан, галимнәреннән, мәдәният эшлеклеләре һәм бизнес тренерларыннан остаханәләр оештыру каралган.
Быел Сэләт Биләр форум да җиде алан катнаша: «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Батыр», «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Байлар Сабасы», «Сәләт-Яр Чаллы». Барлык аланнар да Биләр җирлегенә килеп урнашты. Рәсми ачылу тантанасында форум исеменнэн Биләр җирлеген, Хуҗалар тавын, Изге Чишмәне сәламләделэр, оештыручыларга олуг рәхмәтләр житкерелде, хәрбер катнашучыларга унышлы ял итуләрен теләделәр.