“Сөйлим анам телендә”! Түбән Каманың “Апуш” балалар китапханәсендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыгында ярыштылар. Әйтергә кирәк, кечкенә нәфис сүз осталары арасында көндәшлек көчле була. 1 нче турда 75 бала катнашып, шуларның 29 финалга чыккан. Сабыйларның ихлас чыгышларын сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.
6 яшьлек Алия Насыйбуллина шигырь сөйләүдән – кечкенә спектакль оештырган. Янәшәсендә утырган курчакка да чын балага сыман карый. Кечкенә нәфис сүз остасы – 87 бакчага йөри. Самирга шулай ук 6 яшь. Ул 76 нчы балалар бакчасыннан. Катнашучылар арасында иң кечкенәсе 34 мәктәпкәчә мәгариф идарәсеннән Мәдинә Нурисламова. Аңа 4 кенә яшь. “Сөлим анам телендә” бәйгесен, “Апуш” балалар китапханәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештыра. Анда 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтәләр. 75 баладан финалга — 29 гына җитә. Сабыйларның чыгышларын шәһәребезнең хөрмәткә лаек кешеләре бәяли. 8 бала җиңүче, дип табыла. 1 катнашучыга “Тамашачы күңелен яулачы” номинациясен бирәләр.
Р. Сибатова, Е. Лызаев.