Сөйләшсәк тә төрле телләрдә… — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Мәдәният

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә…

03.07.2023
Сөйләшсәк тә төрле телләрдә…

Кукмарада Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәгә Балтач, Әгерҗе, Менделеевск районнарыннан аңа телләрен саклау буенча җаваплы затлар, укытучылар чакырылган иде. Эшлекле киңәшмәдән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.

Новости СМИ2

Семинар-киңәшмә гадәттәгечә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды.

Бу юлы эшлекле сөйләшүдә чыгыш ясаучылар Татарстанда яшәүче удмурт һәм мари халкының тел һәм милли традицияләре мәьәләләре белән уртаклашты. Татарстан удмуртларының иң күбе Кукмара районында яши. Беренче удмурт әлифбасын төзегән галим Иван Михеевның да туган төбәге ул.

Татарстан һәм удмуртия республикасы арасында килешү нигезендә, Кукмара районынынң Ошторма Юмья мәктәбе балаларга удмурт телен өйрәтү буенча инновация мәйданчыгы булып санала. Яңа программалар, удмурт теленнән федераль исемлеккә керәсе дәреслекләр шунда сынау уза. Укытучылар удмурт телен өйрәнү буенча яңа чыккан электрон дәреслекләрне бик кулай дип саный. Шунысын да искәртеп узыйк, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау Комиссиясе ярдәме “Мон ачим” ягъни («Мин үзем») дип аталган удмурт теленә өйрәтү китабы да нәшер ителде.

Шулай Балтач, Менделеевск Әгерҗе районнарыннан килгән укытучылар, гомумән ана телләрен саклау һәм үстерү өчен җаваплы затлар милли белем һәм тәрибия бирү юнәлешендәге ихтыяҗларын җиткерде, тәкъдимнәрен кертте.

Новости СМИ2

Лагерь турында тәкъдим кабул ителгән очракта 60 бала үз туган телләрендәге сменаларда ял итә ала. Дөрес, мондый тәҗрибә республикада бар. Мәсәлән, Мәгариф һәм фән министрлыгының Дуслык лагеры. Анда төрле милләт балалары өчен профильле сменалар үткәрелә. Ял итүдән тыш мари телендә уку –укыту мәсьәләрен хәл итәргә кирәк. Чыгыш ясаучылар белдерүенчә, хәтта Мари Эл республикасында да милли телдә укытуга зур игътибар бирелми. Соңгы җанисәп буенча Россиядә барлыгы 424 мең тирәсе мари халкы исәпләнә.

Киңәшмәдә шулай ук район укытучыларының һөнәри белемен күтәрү курсларын оештыру, милли-мәдәни чаралар үткәрү, милли телләрдә электрон газеталар чыгару турында да тәкъдимнәр булды. Аларны чынга ашыру өчен әле вакыт кирәк. Әмма шунысы бүгеннән үк билгеле, тиздән Татар сүзе проекты кебек үк Чуаш сүзе, Мари сүзе конкурслары оештырыла башлый.

Мөршидә Җиһан, Искәндәр Төмәнов. Татарстан яңалыклары өчен махсус Кукмара районыннан.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Апас районының Иске Йомралы мәктәбе 2022 нче елда зур үзгәрешләр кичерә

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана

Яңалыклар (5.06.23)

Яңалыклар (4.07.23)

Хәерле көн, Татарстан!(5.06.23 )Татарстанның атказанган агрономы — Харис Камалеев

Хәерле көн, Татарстан! (4.07.23) Студия кунагы-Лилия Җиһаншина сәнгать фәннәре кандидаты

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+